Зәй офыклары

Чаллыда өч кешене үтергән җинаятьче тоткарлаганнар

22 июльдә, төш вакытында, Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр иткән идек. Хокук сагы хезмәткәрләре бүген әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше - Чаллыда яшәүче 21 яшьлек Шәүкәт Миндияровны тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү фаразлары буенча, ул төнге сәгать 3тә әлеге йорт яныннан узып барганда,...

22 июльдә, төш вакытында, Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр иткән идек.

Хокук сагы хезмәткәрләре бүген әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше - Чаллыда яшәүче 21 яшьлек Шәүкәт Миндияровны тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Тикшерү фаразлары буенча, ул төнге сәгать 3тә әлеге йорт яныннан узып барганда, икенче каттагы балкон тәрәзәсенең ачык булуын күреп ала. Урлашу нияте белән балкон аша фатирга үтеп керә. Йоклап яткан ике ир-атны күреп, аш бүлмәсеннән пычак ала. Шул арада хуҗабикәнең энесе уяна. Миндияров аның муенына берничә тапкыр пычак белән чәнчи һәм мендәр белән каплап куя. Аннары җинаятьче күрше бүлмәдән чыккан хатын-кыз һәм аның улын да үтерә.

Фатирдан уен приставкасы, планшет, 5 мең сум акча һәм банк картасы эләктереп, аш бүлмәсендә газ плитәләрен ачып, шәм яндырып, ишектән чыгып кача. Артыннан ишекне бикләргә дә онытмый.

Иртән күршеләре фатирдан газ исе килүен сизеп, фатир хуҗасының улына шалтыраталар. Фатир ишеген ул килеп ача.
Тикшерү органнары җинаять кылуда гаепләнүчене сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Тикшерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: