Зәй офыклары

Чамасын белеп кенә

Яңа ел да килеп җитте. Шуңа күрә бәйрәм табыны янында ясаган хаталарыбызны искә төшерү бер дә комачауламас. Якыннарын берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килеп, һәр хуҗабикә Яңа ел табынын аеруча тырышып әзерләнә. Бәйрәм өстәлен күргәч, гадәттә нәрсәдән авыз итәргә икән дип күзләр «йөгерешә» башлый, ә куллар әле бер савытка, әле...

Яңа ел да килеп җитте. Шуңа күрә бәйрәм табыны янында ясаган хаталарыбызны искә төшерү бер дә комачауламас.

Якыннарын берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлыйсы килеп, һәр хуҗабикә Яңа ел табынын аеруча тырышып әзерләнә. Бәйрәм өстәлен күргәч, гадәттә нәрсәдән авыз итәргә икән дип күзләр «йөгерешә» башлый, ә куллар әле бер савытка, әле икенчесенә үрелә... Нәтиҗәдә тәлинкәдә тау-тау төрле тәмле әйберләр өелеп тора, ә ашказанында чып-чын винегрет хасил була.

Мондый хәлгә дучар булган организмның, бик теләсә дә, бөтен ризыкны да эшкәртеп бетерергә көче җитми. Артыгын ашаудан кешенең хәле начараерга - укшыта, ашказаны авырта, сару кайный башларга, эч күбәргә, җитдирәк очракта костырырга һәм эч китәргә мөмкин.

Нишләргә? «Бөтенесен дә аз-азлап кына авыз итеп карарга кирәк» дигән фикер - бик тә мәкерле. Сез ашказаны эшкәртә алган кадәресеннән күбрәк ашап җибәрүегезне сизми дә калачаксыз. Шуңа күрә бөтен ризыктан да авыз итү максатын куймагыз. Бу бит гомерегездәге беренче һәм соңгы бәйрәм табыны түгелдер?

Көне буе ач тору

Көне буе салатлар ясап, нидер пешереп, нидер кыздырып бернәрсә ашамыйча бәйрәм өстәленә «корсакта урын саклау» - шулай ук еш күзәтелә торган хата. Аңлашыла инде, кич җиткәч, сез, һичшиксез, өстәлдәге ризыкка ябырылачаксыз. Бу артык килограммнар җыелуга сәбәп булачак һәм аш кайнату системасында проблемалар китереп чыгарачак.

Нишләргә? Көн дәвамында дөрес тукланырга, иртәнге ашны да, төшкесен дә калдырмаска кирәк. Әгәр дә инде бәйрәм табыны төнге уникеләр тирәсенә билгеләнгән булса, кичке ашны да вакытында ашарга киңәш ителә.

Төнгә каршы ашау

Бу хата алдагысының дәвамы. Яңа ел - төнге бәйрәм, шул сәбәпле кешеләрнең күбесе сәгать телләре 12 гә якынлашканда гына табын янына утыра, ә бит бу вакытта безнең аш кайнату системасын тулы көченә эшләтү дөрес түгел. Физиология кануннары буенча, ашказаны-эчәк тракты органнары төнлә ял итәргә тиеш.

Нишләргә? Иң яхшысы, кичке аш вакытында гадәттәгечә тукланып, төнгә җиңел кабымлыклар, яшелчә салатлары, җиләк-җимештән торган табын хәстәрләргә кирәк. Торт һәм күмәчләрне 1 гыйнвар иртәсенә калдырырга ярый.

Ач карынга шампан шәрабы эчү

Гадәттә ул эштә шулай була - коллектив эш көне азагында шампан шәрабы ачып, Яңа елны каршы алырга карар кыла. Аның янына бары тик кәнфитләр генә куела. Ләкин шампан шәрабында үңәч һәм ашказанын ялкынсындыручы углекислоталы газ бар. Әле моңа өстәп, ач карынга да эчкәч, алкоголь организмга бик тиз үтеп керә, һәм кеше бер бокал шәрабтан дә исерә.

Нишләргә? Ач карынга аракы да, газлы сулар да эчмәгез. Әгәр дә инде төшке аш каралмаган бәйрәмдә эчәргә туры килә икән, шампан шәрабына кадәр берәр туклыклырак ризык ашап куярга тырышыгыз.

Өстәл яныннан чыкмыйча утыру

Бу Яңа ел төнендә генә түгел, ә тулаем Яңа ел ялларына кагылышлы проблема. Кунаклар җыйганда без бәйрәм табыны янында таралышыр вакыт җиткәнче утырабыз. Нәтиҗәдә, ашказанын авыр ташлар белән тутырган кебек хис туа. Моның сәбәбе шунда, ашказаны-эчәк тракты шуның кадәр ризыкны эшкәртү өчен ферментлар бүлеп чыгарырга өлгерми.

Нишләргә? Табыннан аерылып торырга. Биергә, әгәр дә программада биюләр каралмаган икән, хуҗабикәгә савыт-сабаларны урнаштырырга ярдәм итәргә, фатир буенча йөреп килергә, һичьюгы, кунаклар белән аралашырга кирәк.

Салатларны өч көн эчендә ашап бетерергә

Гадәттә Яңа елга күптөрле ризык әзерләнә, аларны бер утыруда гына ашап бетерерү кыен. Шуңа күрә ул салатлар, балык, итләр әле өч көн дәвамында суыткычта тора. Ләкин пешкән ризык суыткычта да ике көннән артык сакланмый. Ә майонез яисә үсемлек мае кушылган салатлар көнендә үк ашалырга тиеш. Югыйсә, агулану куркынычы килеп туа.

Нишләргә? Бер рота солдатка пешергән кебек әзерләмәскә. Ашап бетерелмәгән ризыкларны өстәлдә калдырмаска, капкачлы эмаль яки пыяла савытка бушатырга яки фольгага урап, суыткычка куярга кирәк.

Дуңгыз булганчы эчмәскә

Яңа ел төне бик озын, анда исерткеч эчемлекләр күп эчелә. Һушны югалтыр дәрәҗәгә җитмәс һәм сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, исерткеч эчемлекләрне билгеле бер кагыйдәләр буенча кулланырга кирәк.

Беренче кагыйдә: капкалап утырырга

Бигрәк тә майлы ризык алкогольнең канга таралу тизлеген акрынайта. Өстәвенә, тамакның тук булуы эчәсе килү теләген искә төшерә. Бигрәк тә бу уңайдан бәрәңге яки кәбестәдән әзерләнгән ризыклар файдалы - әлеге яшелчәләр алкогольне йота һәм шуның хисабына аның кандагы күләмен киметә.

Икенче кагыйдә: морслар эчәргә

Шул исәптән соклар, су һәм чәй. Алкогольсез эчемлекләрне күп эчү артыгын исермәскә ярдәм итә.

Өченче кагыйдә: спиртлы эчемлек артыннан газлы су эчмәскә

Углекислоталы газ алкоголь үзләштерүне тизләтә һәм кеше тизрәк исерә.

Дүртенче кагыйдә: тәнәфес ясарга

Беренче ике чәркәдән соң 20-30 минут булса да тәнәфес ясап алырга кирәк. Бу вакытта сез теләгән ризыкларны ашый аласыз һәм организмда углеводлар үзләштерелә башлап, аракы эчү теләге дә кими.

Бишенче кагыйдә: бутамаска

Иртән баш авырту спиртлы эчемлекләрнең күләменә генә түгел, ә төрле эчемлекләрне бутауга да бәйле. Шәраб, коньяк, шампан һәм брендины сыра, аракы, виски белән бутарга киңәш ителми.

Моннан тыш, алкоголь күләме аз булган һәм куәтле эчемлекләрне бергә бутарга ярамый. Аз процентлы алкоголь тизрәк үзләштерелә. Югары градуслы эчемлекләр исә организмга тиз генә таралмый, шуңа күрә кеше акрын исерә. Әгәр дә «градусы кимү тәртибендә» эчсәң, аз процентлы һәм бигрәк тә газлы спиртлы эчемлекләр, эчелгән бөтен алкогольнең үзләштерелүен тизләтә һәм канда аның концентрациясе кисәк арта.

Алтынчы кагыйдә: балалар белән чәкештермәскә

Яңа ел төнендә сәгать телләре уникене сукканда өлкәннәр бокалларны шампан шәрабы белән тутыра, шул исәптән яшүсмерләргә дә салып бирә. Янәсе, әгәр әти-әниләре белән шампан шәрабыннан авыз итә икән, бер куркынычы да юк. Кечерәкләргә исә шулай ук чәкештерсеннәр дип бокалларына газлы су яки сок салалар. Наркологлар кисәткәнчә, бу һич тә дөрес әйбер түгел. Кеше алкогольне никадәр соңрак авыз итеп караса, шулкадәр яхшырак. Бала организмында алкогольне таркатучы ферментлар җитешми, шуңа күрә ул аз гына шәрабтан да исерергә, агуланырга мөмкин. Рюмкаларны чәкештерүгә килгәндә, үзенә күрә уен булып тоелган бу күренеш балаларда исерткеч эчемлекләргә карата кызыксыну уята. Шуңа күрә балаларга сокларны бокалга салып бирергә һәм алар белән чәкештермәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: