Зәй офыклары

Чапайлар килә

Сармашбаш мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Гыйниятуллина ТАССРның - 100 һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авылдашлар төркеменә (анда авыл һәм аннан читтә яшәүчеләр дә бар) авылга кагылышлы элекке фотоларны куя һәм алар буенча фикерләшүләр оештыра.

-Тарихи, кызыклы фотолар куючылар шактый төркемгә. Мине авылдашларның бу фотоларга битраф булмавы кызыксындыра, -ди Алсу ханым.
Әлеге төркемдә урын алган  шундый фотосурәттә сез 1965 елда Чапаев исемендәге колхозның  хисап җыелышы барышын күрәсез. Анда рәт-рәт булып сыер савучылар, бозау караучылар, механизаторлар утырган. (Әлеге фотосурәттә кемнәр бар, кемнәр юк инде хәзер).
-Колхоз җыелышлары авылда шулай тулы залларда җанлы узган, анда алдынгы колхозчылар сәхнәләрдә бүләкләнгән, хөрмәтләнгән, - ди Алсу.
Сармашбашта авыл Советына 1925 елда нигез салына. Коллективлаштыру чорында (1929-1930)  биредә “Кызыл юл” колхозы оеша. Беренче рәис итеп Мөбаракша Галиуллин сайлана. Колхозларны эреләндерү чорында “Кызыл юл” (Сармашбаш), Чапаев  (Яңа Федоровка) һәм “Кызыл Кәдек” (Кәдек) бер хуҗалыкка берләшеп,  Чапаев исемендәге колхоз булып китә. 1958 елда исә аңа “Вперед” (Федоровка, Апач, Ирнә поселогы), 1959 елда “Новая Победа” (Степановка, Екатериновка, Калиновка) кушыла. Шулай итеп, зур гына  Чапаев исемендәге колхоз оешып китә һәм аның үзәге булып Сармашбаш авылы тора. Әлеге колхоз күп еллар Сарман,  аннан Зәй районына карый.
Сарман яки Зәйгә  баручы сармашлыларны шаяртып, чапайлар килә, дия торган булалар. Әле хәзер дә аларны Чапайлар дип йөртәләр.
Степановка, Екатериновка, Калиновка, Яңа Федоровка авыллары халкы күченеп китү сәбәпле, Чапаев исемендәге колхозда Сармашбаш, Кәдек, Федоровка авыллары гына кала. Бүгенге көндә Сармашбаш “Восток” җитештерү комплексына карый. Анда хезмәт куючылар бармак белән генә санарлык хәзер.
“Зәй энциклопедиясе”ннән алынган мәгълүматлар буенча, 1870 елда Сармашбашта 259 кеше яшәгән. Октябрь революциясе алдыннан авылда 133 хуҗалыкта 730 кеше яшәгән.
Бүгенге көндә исә 112 хуҗалыкта 162 кеше яши. Авылда клуб, башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге бар. Халыкны мәшгульлек проблемасы борчый. Якын-тирә шәһәрләргә  йөреп эшләр идең, авыл район үзәгеннән 38 чакрым ераклыкта урнашкан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: