Зәй офыклары

Чаралар актив төс алды

Республикада, шул уңайдан Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтүгә багышланган “Көзге каникуллар” оператив-профилактик операциясе дәвам итә.

Шунысы игътибарга лаек,  акция кысаларында чаралар мәктәпләрдә генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә дә актив уздырыла.
Бүген шәһәрнең “Кызыл калфак” балалар бакчасында флешмоб үткәрделәр. Ачык һавада узган чарада бакчаның өлкәннәр һәм әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар, атрибутлар кулланып, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә өндәделәр. Соңыннан балалар өлкәннәргә махсус әзерләнгән буклетлар тараттылар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: