Зәй офыклары

Чаралар гаилә көненә багышланды

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында гаилә көненә багышлап балалар рәсемнәреннән “Гаилә – салават күпере елмаюы” дип аталган күргәзмә оештырылды.

Анда бистәнең 7-11 яшьлек балалары катнашты. Аның максаты – гаиләгә, якыннарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, рәсем сәнгате аша туганлык җепләре ныклыгын күрсәтү.
Күргәзмәгә куелган эшләрне бистәдә яшәүчеләр карады.
Биредә шулай ук “Гаилә кыйммәтләре” дип аталган түгәрәк өстәл дә оештырылды. Чара башында алып баручы анда катнашучыларны Гаилә көне белән котлады. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кеше тормышында гаиләнең роле турында сөйләделәр. Мәдәният йортының “Ивушка” вокаль ансамбле әлеге темага җырлар башкарды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: