Зәй офыклары

Чаралар узып тора

Республикада, шул исәптән Зәйдә, җәяүлелеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында, 3декабрьдән 10 декабрьгә кадәр “Билгеле бул!” дип аталган профилактик акция үткәрелә. Аның кысаларында шәһәр-районда төрле чаралар узып тора. Алар башлыча балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырыла.

-Әлеге акцияне  үткәрү очраклы түгел, соңгы вакытта республикада төнге вакытта җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Әле бер, әле икенче районда шундый фаҗигаләр булуы турында хәбәрләр ирешеп  тора. Без акциягә актив кушылдык. Көн саен диярлек балалар катнашында 2-3 чара үткәрбез, атнага ул 12ләп җыела.Чараларны төрле формада уздыруга да игътибар бирәбез. Менә бүген “Тылсымлы әкият” бакчасында өлкән төркемгә йөрүчеләр белән яктылыкны кире кайтару элементларының кирәклеге турында флеш-моб уздырылды, - ди юл-хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
 Әлеге чара бакча биләмәсендә  музыка астында үтте. Юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеге турындагы җыр астында балалар яктылыкны кире кайтара торган жилетлар киеп, төрле хәрәкәтләр ясадылар. Вадим Валентинович аларга  бүләк ителгән жилетларның ни өчен кирәклеген аңлатты.
Әлбәттә, балалар өчен бу турыда  залда утырып тыңлауга караганда, тышта уен формасында оештырылган чара әһәмиятлерәк.
 Чарада юл инспекторлары балаларга һәм аларның әти-әниләренә бирү өчен яктылыкны кире кайтару элементларының ни өчен кирәкле турында сөйләүче махсус  белешмәлекләр дә тарата.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: