Зәй офыклары

Чатырда тавыш бирделәр

Яңа шәһәр бистәсендәге 1444нче тавыш бирү участогында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев тавыш бирделәр.

Шәһәрнең 1444нче  тавыш бирү  участогы быел  физкультура-сәламәтләндерү комплексы биләмәсендә чатырда оештырылды. Бу физкультура-савыктыру комплексының  капиталь ремонтка ябылуы белән бәйле. Әлбәттә, бу зәйлеләргә уңайлы булсын өчен эшләнде.

- Конституция Россия гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауның гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул 30 ел элек кабул ителгән һәм бу вакыт эчендә илебез тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Илебезнең һәр гражданинының Конституциягә кертелүче төзәтмәләргә үз бәясен бирүе бик мөһим. Һәм мин район халкы иң актив гражданлык позициясен күрсәтер дип өметләнәм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

Билгеле,  участокта   барлык куркынычсызлык чаралары тәэмин ителде.

Тавыш бирүчеләр  чатырга бер яктан керделәр, тавышларын биргәннән соң, икенче яктан чыктылар. Керү юлында  медицина хезмәткәрләре  һәр кешенең тән температурасын үлчәде һәм битлекләр һәм перчаткалар бирделәр.

 -Халыкның активлыгы югары булуы күзәтелә, - диде  участок комиссиясе рәисе Айрат Сөләйманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: