Зәй офыклары

Чәчәк үсентеләре карап туйгысыз

Сармашбаш авылында шәхси-ярдәмче хуҗалык белән яшәүче Әсгать Кашапов агымдагы елда иртә яздан кыяр һәм помидор үстерүдән тыш, үзен чәчәк үстерү буенча да сынарга булды.

Бер  теплицасында читтән сортлы   орлыклар кайтартып,  чәчәк үсентеләре дә  үстерде.  Петуния, виола, вербена, гацаниянең нинди генә сортлары һәм төсләре юк. Кыскасы, аллы-гөлле чәчәкләре күзләрне камаштыра, кәефне күтәрә. Кыскасы, чәчәк үсентеләре карап туйгысыз. Бал кортлары, күбәләкләр дә әлеге хозурлыкка битараф түгелләр, каян теплицага керәләрдер, әле бер, әле икенче чәчәккә кунып, куанышып  безелдиләр. Юкка, матурлык дөньяны коткара, дип әйтмиләр шул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: