Зәй офыклары

Чәчәк үстерү күңелгә ял бирә

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Маргарита Иванова бакчасы иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә була. Бүгенге көндә аның умырзая, пушкиния, крокуслары чәчәк атып утыра. Алар кышны яхшы кышлаганнар. Әлеге чәчәкләргә алмашка тюльпаннар, аннан пионнар килә. Җәен исә бакчасы лилия, роза, ромашка, кашкарый, декоратив мәк, гиацинт, яраннарга күмеләчәк. Гөл-чәчәкләре кара көзгә кадәр бакчага ямь өстәп торалар.

Бистә халкы әлеге  йорт,  урам яктан ук чәчәккә төренгән ишегалдына игътибар итмичә узымый. Билгеле, аллы-гөлле чәчәкләр арасында йөрүче хуҗабикә белән һәркем гапләшеп уза. Маргарита Алексеевна күп еллар мәктәптә технология укытты, хәзер лаеклы ялда инде.
-Чәчәк үстерү күңелгә ял бирә, рәхәтлек өсти. Заманында бакчабызда биш дистәдән артык чәчәк үсә иде, хәзер олыгаябыз, берничә төргә кимеде инде, – ди Маргарита Алексеевна       
Бакчаларында  чәчәкләр генә түгел, җимеш куаклары да күп.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: