Зәй офыклары

Чәчүлекләр кабул ителә

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, инвестор Илшат Фәрдиев, “Агрокөч” акционерлык җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, белгечләре җитәкчелегендә чәчүлекләрне кабул итү бара.

Чәчүлекләрне кабул итүдә әлеге басуда эшләгән механизаторлар да катнаша. Комиссиядәгеләр  бергәләп  чәчүлекләр торышын карап, аларның сыйфатын гадел бәяләргә тырыша. Бар да күз уңында, игътибарда.  Агымдагы ел  чәчүлек мәйданнары яхшы, шытымнар  тишелеп үсеп килә. Сынау участоклары, көзге бодай   басулары торышы исә аеруча куандыра.  Моңа механизаторларның тиешле таләпләрне үтәүләре, тырыш булулары, эшне яхшы оештыру аша ирешелә.  
Чәчүлекләр кабул итү,  гадәттәгечә, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басуларыннан башланып, “Восток”, “Зәй шикәре” һәм “Зәй” агрофирмаларында дәвам итте. Комиссия әгъзалары чөгендернең тишелеше, бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар тигезлеге, чәчүлекләрнең нинди тирәнлектә башкарылуы, шытымнарның куелыгы – 1 квадрат метрга ничә үсенте туры килүне дә игътибарда тота. Разиф Кәримов әйтүенчә, чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләреннән чыгып, алдагы еллардагы кебек, быел да  җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Зәй басу-кырларына агымдагы чәчү кампаниясендә  барлыгы 45 мең гектар сабан культуралары чәчелде, шуларның 16965 гектары - арпа, 6414 гектары - сабан бодае, 1858 гектары - ашлык кукурузы, 9084 гектары - шикәр чөгендере, 1996 гектары - көнбагыш, 3239 гектары - рапс һәм башка культуралар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: