Зәй офыклары

Чәчләрдәге көмеш - картлык түгел

Һәр көн йөгерә-йөгерә мәчеткә бара ул. Намазларын һич калдырырга тырышмый. Сүз башыбыз Аксар авылында яшәүче һәрнәрсәдә өлгер, җитез, тормышны яратучы, җор телле тыл ветераны Мисхәт ага Борһанов турында. Бу көннәрдә олпат ага 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Гыйззәтуллина һәм район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре, балалары, оныклары, туганнары килде.

Валерий  Акатьев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы ветеранга иң матур теләкләрен ирештерде. Автоклублылар,  гармунга кушылып,  татар халык көйләрен башкарды. Мисхәт абый үзе дә аларга кушылып җырлап утырды.  Түбән Камадан кайткан  оныгының тормыш иптәше Илнар Назаров бабасына булган хөрмәтен җыр юлларына салып бирде. Мин аны бер күрүдә ошаттым, ди Илнар. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак. Ага үзе дә түзмәде - яшь чакта яратып башкара торган халык көен сузып җибәрде. Аңа тугыз дистә түгел, 70-80 яшь кенә бирерлек.
Аксар  авылында дүрт балалы гаиләдә туган, биредән беркая чыкмыйча гомер иткән ул. Сугыш чоры баласы, балачак,  үсмер  чоры әлеге шанлы  елларга  туры килгән.  Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Тубал белән орлык чәчкән вакытларын аеруча хисләнеп искә ала ветеран. Гаиләләре белән аралаша торган Сармашбашның уңган-булган кызы Тәскирәне гомерлек яр итеп ялгышмый егет.  Алар икәүләп терлекчелектә эшли, үзләре кебек эшкә карусыз, тырыш дүрт бала – өч кыз (Тәнзилә, Тәслия, Мөнирә), бер ул (Рифкать) үстерәләр. Колхозда бозау караган чорларын да  сагынып сөйли Мисхәт ага. Бер ферманы гаиләсе белән алып, анда 100әр бозау үстерәләр. Аның өстенә гектары-гектары белән чөгендер игәләр, борчак чабалар.
-Әти 32шәр литрлы флягалардагы сөтне сыерлар корылмасыннан фермага ташый иде. Бозауларга үзләре печән чабып әзерли, ашата, тиресен чыгара иделәр. Без аларга фермада да булыштык, чөгендерен дә эшкәртештек, -ди кызы Тәслия.
Хуҗалыктагы эшне исә тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Барысына да җитешә Борһановлар гаиләсе. Нинди эштә эшләсәләр дә, һәр эшне җиренә җиткереп намус белән башкаралар. Шуңа дә әлеге гаиләдә алар хезмәтен бәяләгән дәрәҗәле күпсанлы Мактау грамоталары саклана.  Мисхәт ага  Тәскирә апа белән 63 ел бергә матур гомер кичерәләр. Бала кайгысы да күрергә туры килә аларга. Узган ел исә Тәскирә апа да бакыйлыкка күчкән. Мисхәт ага  улы Рифкать һәм килене Зәлия тәрбиясендә яши.
-Киленем яхшы минем, ныклы тәрбиядә яшим, урын-җир чиста, үзем караулы. Тигез гомер итсеннәр, балалары игелеген күреп яшәсеннәр, -ди Мисхәт ага.
Юбилярның алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Абыйсы Кыяметдиннең ятим калган улы һәм кызын да гаиләсенә сыендыра бу гаилә.
-Мин әлеге гаиләдән тормышка чыктым. Мисхәт абый белән Тәскирә апа безнең өчен рухи, матди булышлык та иттеләр. Сүз белән дә юатырга оста иделәр, - ди Мисхәт аганың туганы кызы Илгизә.
Дөньяның ачысын-төчесен  татыганнар, туган җанлылар  гына ярдәмгә килүчән шул.
- Мисхәт абый белән Тәскирә апа өйләнешкәндә миңа 13 яшь иде. Мин әле аларның башка чыкканнарын да хәтерлим. Үсмер чакта әтием белән Чаллыдан орлык ташыган ул. Әтием аны, аягы туңмасын өчен, җигүле ат артыннан йөгертеп алып бара торган була. Тәскирә апа белән тырыш хезмәт куеп, матур яшәделәр алар. Бу йортта килен кешегә мөнәсәбәт  кызларына кебек тигез. Мисхәт аганы еш мәчеткә барганда  очратам, шундый агалар күбрәк булса иде, -ди Рәмзия апа.
Мисхәт абый ураза тота, намаз укый, булганына шөкер итә белә торганнардан. Хуҗалыкта булышырга тырыша. Буш вакыты булуга, балыкка йөри икән.
-Мин аны әтием урынына күрәм, һәрвакыт хәрәкәттә ул. Хәрәкәттә бәрәкәт бит.  Авылда быел сигезенче ветеранны шулай хөрмәтлибез. Имин булсыннар, яшәсеннәр әле, - ди Юрий Гыйльманов.
Мисхәт аганың беркайчан уйга батканын күрмәссең.
- Телевизор карамыйм, ул рамкадагы әйбер кешенең вакытын юкка исраф итү өчен ясалган дип саныйм.  Эшне яратам, нәрсә белән булса да мәшгуль мин, - ди ул.
Без алардан чыгып киткәндә, ага тирләрен сөртә-сөртә печән атып калды. Терлек асрап, ныклы тормыш белән яши аның улы Рифкать. Ә Мисхәт ага үзе әнә шундый сокландыргыч карт.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: