Яңалыклар

Чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейерын укучылар төзегән

Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды.

Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да якынча 15 меңне тәшкил итте, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

Чаллы лицее Мәскәүгә берьюлы берничә команданы җибәрде. Кече төркемдәгеләр робот-почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.

"Робофест" фестивале кысаларында juniorskills финалының чемпионаты булды. Чаллы укучылары чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр. Кем белә, бәлки әлеге үрнәк нигезендә конвейрлар чөгендер игүче районнарда төзелер шул исәптән бездә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейерын укучылар төзегән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар