Зәй офыклары

Чирен яшергән - үлгән

Районда наркотизациягә каршы көрәш мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге тема район башлыгы катнашында махсус комиссия утырышында тикшерелде, елдан-ел наркотикларның кешеләрне үз тозагына күбрәк эләктерә баруы борчулы проблема булуы ассызыкланды, аңа юл куймау эшчәнлеге торышы каралды. Бүгенге көндә районда наркоавырулар буенча хәлнең торышы турында табиб-нарколог Илфат Салихов китергән мәгълүматлар чыннан...

Районда наркотизациягә каршы көрәш мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге тема район башлыгы катнашында махсус комиссия утырышында тикшерелде, елдан-ел наркотикларның кешеләрне үз тозагына күбрәк эләктерә баруы борчулы проблема булуы ассызыкланды, аңа юл куймау эшчәнлеге торышы каралды.

Бүгенге көндә районда наркоавырулар буенча хәлнең торышы турында табиб-нарколог Илфат Салихов китергән мәгълүматлар чыннан да уйланырлык.

- Беренче октябрьгә үзәк дәваханәдә наркология кабинетында исәптә 587 кеше тора. Шуларның 300е - хроник алкоголизм, 57се - наркомания диагнозлы, ә калганнары профилактик исәптә торучылар. Чагыштыру өчен, узган ел наркомания диагнозы куелучылар 50 кеше иде, күрәсез, бу куркыныч авыру һаман саен үз ятьмәсенә күбрәк кешене эләктерә. Шәһәр урамнарында исерек халәттәге, психотроп матдәләр куллануда шикләнелгәннәрне полиция хезмәткәрләре безнең наркокабинетка тикшерүләр үткәрү өчен еш китерә. Агымдагы елның 9 аенда гына да шул рәвешле 2519 кеше медицина күзәтүләре аша үтте. Аларның 391е нәкъ менә наркотиклар куллануда шикләнелеп тикшерелде, нәтиҗәдә 57сенең наркотиклар куллану очрагы дәлилләнде. Хроник алкоголизм диагнозы куелучылар саны да арта бара: узган ел алар 286 кеше булса, быелның 9 аенда инде 300гә җиттеләр. Аеруча борчыган проблема - алар арасында яшүсмерләрнең булуы. Хәзерге вакытта бездә алкоголь куллану диагнозы белән аерым исәптә 11 балигъ булмаган бала тора. Әти-әниләрдән яшүсмер балаларына карата игътибарлы булуларын, яман гадәтләргә ияләшүләренә юл куймауларын, ахыр чиктә аларны бу яман гадәтләләрдән аралауларын, дәваланырга китерүләрен сорар идем. Чирен яшергән - үлгән, дигән халык мәкале бар. Шунлыктан аяныч хәлгә калганчы, ярдәм алырга кирәк. Районда дәваланырга теләмәүчеләр шактый. Тагын бер аяныч мәгълүмат, ел башыннан районда суррогат алкоголь кулланып 5 кеше үлде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: