Зәй офыклары

Чишмә янын чистарту - изге эш

Чишмә һәм чишмә янын чистарту - изге эш. Аеруча Рамазан ае барганда мондый игелекле эшләр кылу - муафыйкъ гамәлләрдән.

Редакиягә әле бер әле икенче авылдан чишмә-кизләүләр чистарттык дигән маутр хәбәрләр килеп ирешеп тора. Бу көннәрдә Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе укучылары да әлеге игелекле гамәлгә кушылды.  Малай-кызлар  авылның күренекле "Сабантуй" чишмәсе янын тәртипкә китерделәр. Кемдер биләмәдән чүп-чар җыйды, кемдер, газоннарга чәчәк утыртты. Беришләре андагы композицияләрне буяды. Шунысы куанычлы, укучылар аны бик теләп башкардылар. Мондый игелекле эш күңел халәте булганда гына канәгатьлек хисе бирә.
-Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау, табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр. -  диләр Бигеш мәктәбе укучылары.
  Чишмәләр, чишмә тирәләрен чистару мөһим эш, чөнки чиста сулык - сәламәтлек чыганагы ул. Сусыз кеше бер көн дә тора алмый.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: