Зәй офыклары

Чисталык + фото = iPad

1 апрельдә республикабызда башланып киткән Cанитар чистарту икеайлыгына меңләгән кеше кушылды. Шәһәр, район территорияләрен, авыл җирлекләрен тәртипкә китерүне чисталык өчен җаваплы хезмәтләргә генә аударып калмыйча, үзләренең яраткан ял урыннарын, өй тирәләрен җыештыруда гади кешеләр дә бик теләп катнаша. Чәршәмбе, шимбә өмәләре атна саен диярлек оештырыла. Һәр язда шәһәр һәм авыл...

1 апрельдә республикабызда башланып киткән Cанитар чистарту икеайлыгына меңләгән кеше кушылды. Шәһәр, район территорияләрен, авыл җирлекләрен тәртипкә китерүне чисталык өчен җаваплы хезмәтләргә генә аударып калмыйча, үзләренең яраткан ял урыннарын, өй тирәләрен җыештыруда гади кешеләр дә бик теләп катнаша. Чәршәмбе, шимбә өмәләре атна саен диярлек оештырыла.


Һәр язда шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән тәртипкә китерү - әби-бабаларыбыздан килгән күркәм гадәт. Шунысын да күреп торабыз: "Без бит акча түлибез, әнә җыештыручылар эшләсен", - дип фикерләүчеләр елдан-ел кими. Чөнки әйләнә-тирәбезнең чиста булуын теләсәң, беренче чиратта, үзең үрнәк күрсәтергә тиешсең. Кемдер синең өчен эшләгәнне көтеп утырганчы, үзеңнән башласаң, әйләнә-тирәдәгеләр дә шуңа тартыла башлаячак.

Өмәләрнең тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Күпме генә җыештырсаң да, идеаль чисталыкка ирешеп булмый. Юкка гына «Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста» дип әйтмиләр бит. Кеше әйләнә-тирәне чистартуда турыдан-туры үзе катнашса, аның моннан соң чүп-чарны теләсә кая ташлап калдырырга кулы бармаячак. Өлкәннәрнең үрнәге балаларга да бик тиз сеңә. Кечкенәдән чисталык, табигатькә ихтирам мохитендә тәрбияләнгән малай-кызлар, үскәч тә экологиягә зыян салмаячак.

Быел Татарстанда язгы санитар-экологик чистарту икеайлыгы 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә. Әмма күп кенә районнарда әйләнә-тирәне тәртипкә китерү эшләре моңа кадәр үк башланган иде инде. Экологларның төп көче исә тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне ачыклауга юнәлтелә. Алар тарафыннан даими рейдлар уздырыла.

Фәрит Габделганиев, экология һәм табигый байлыклар министры:


Санитар-чистарту икеайлыгының беренче ае узып бара, әмма нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле. Һәр атна саен без районнар рейтингын төзибез - өмәләргә күпме кеше чыгуын, җыештырылган территориянең мәйданын, түгелгән чүп күләмен күзәтәбез. Узган елда бөтен республика буенча әйләнә-тирәне тәртипкә китерүдә 700 меңгә якын кеше катнашты. Быелгы динамика буенча агымдагы елда гражданнар тагын да зуррак активлык күрсәтер дип өметләнәбез.

Бу юлы Су саклау зоналары елы кысаларында елга-күл тирәләрен тикшерүгә аерым игътибар юнәлтелә. Яр буйларында законсыз рәвештә барлыкка килгән корылмалар һәм коймаларны юк итү буенча актив эш алып барыла. Атна дәвамында 20-30 хокук бозу ачыклана, ди экологлар. Аларның күпчелеге - 80 процент тирәсе әлеге корылма хуҗалары тарафыннан санаулы көннәр эчендә юк ителә.

Әйтик, Биектау районының Чернышевка авылы янында табигатьне саклаучылар тарафыннан шундый ваемсызлык очрагы ачыкланган. Казансу елгасы буенда ук Шамил Нигъмәтҗанов фермер хуҗалыгы булдырган. Ул яр буенда ук койма белән әйләндереп алынган биләмәдә йорт хайваннары асрый. Яз җитү белән, бу хуҗалык территориясендәге биологик калдыклар елгага агып төшә башлаган. Табигатьнең пычрануына битараф кала алмаган Чернышевка авылы халкы бу хакта экологларга мөрәҗәгать иткән.

Елга ярына кадәр 20 метр аралыкта, гомумән, бернинди корылма төзү рөхсәт ителми. Ул халык өчен ачык булырга тиеш. Моннан кала, Су кодексы буенча су саклау зонасында әйләнә-тирәгә зыян салу ихтималы булган һәртөрле гамәлләр закон нигезендә тыела.

Икеайлык барышында урамнарны һәм йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындыру гына күздә тотылмый. Моннан тыш, газоннарны чәчәкләр белән бизәүгә әзерләү, агач һәм куаклар утырту, урманнарны, урман посадкаларын, юл буйларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, зират территорияләрен тәртипкә китерү, карт агачларны кисү, юллардагы һәм тротуарлардагы чокыр-чакырларны ремонтлау һәм асфальт түшәү эшләре дә башкарыла.

23нче апрель көнне исә Казанда санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында шәһәркүләм өмә узачак. Чарада 50 меңнән артык казанлы һәм 2 мең предприятие катнашыр дип көтелә.

Башкрама комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренчә, җыештырылачак территорияләр исемлеге һәм кирәкле барлык техник-инвентарь әзер инде. Күркәм гадәткә кергәнчә, әйләнә-тирәне тәртипкә китерүдә сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары, район хакимиятләре һәм укучылар катнашачак.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын һәм предприятиеләрне шәһәр территориясен чүп-чардан арындыруда актив катнашырга чакырды.

- Бу матур гадәт инде күп еллар сакланып килә. Шәһәрдәге чисталык - безнең культурабызны күрсәтә. Моннан кала, бу - бер идея тирәсендә берләшүгә сәбәп. Без шәһәрнең чисталыгына, аның төзеклегенә ияләшә барабыз. Әмма төзекләндерү предприятиеләре көче белән генә шәһәрдә тәртип урнаштырып булмый, әйдәгез бергәләшеп шәһәрне чүп-чардан арындырыйк, - дип мөрәҗәгать итте мэр.

Искәртеп узабыз, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өмәләрдә һәм табигатьне саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар арасында конкурс үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен министрлыкның Instagram дагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны йә видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хештегы белән җибәрергә кирәк.


Ишегалды, парк, сквер, район, шәһәр, республиканы генераль җыештыруда катнаш та - шул хештег белән үз фотоңны, гаиләңнең йә дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз - iPad Air. Ул Казанда 2016 елның 23 апрелендә узачак шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырыла.


Конкурсның шартлары түбәндәгечә:

1. Оештыручының аккаунтына язылырга йә инде язылган булырга.
2. Хәбәрне үз сәхифәңә урнаштырырга.
3. Бәйге фотосын үзеңдә #ЭКОЯЗ2016 хештегы белән урнаштырырга.
4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.
5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: