Зәй офыклары

Чистарту икеайлыгы кысаларында "Парклар маршы"

18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне иде. Бөтендөнья мәдәни мирасын саклауга игътибарны җәлеп итү максатыннан «Эко-стайл» командасы активистлары, Зәй политехник көллияте студентлары белән берлектә, район башлыгы Ринат Фәрдиев ял паркындагы һәйкәл янында территорияне җыештырдылар. Әлеге парк шәһәр халкы һәм кунакларның яратып йөри торган урыннарының берсе.

- Бу көннәрдә «Дуслык» яшьләр үзәге янындагы территориядә «Эко-стайл» командасы "Минем шәһәрдә - минем агачым" проекты буенча утыртылган чыршылар янында исемле такталар урнаштырдылар, әлеге участокны чүп-чардан һәм коры үләннән җыештырдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: