Зәй офыклары

Чит фатирны ачып кергән

Зәй шәһәр прокуратурасы суд тарафыннан шәһәрнең 46 яшьлек ир-атына карата хөкем карары чыгарылуы турында хәбәр итә.

Элек тә хөкемгә тартылган әлеге ир-ат быелның август аенда, яшәү нияте белән,  бер хатын-кызның фатир йозагын отверка белән  законсыз ачып керә.
Суд барышында ул гаебен тулысынча таный. Әлеге гамәле өчен суд аңа карата 6 айга төзәтү эшләренә тарту турында хөкем карары чыгара. Моннан тыш, аның хезмәт хакының 5 проценты ай саен дәүләт файдасына тотылып барылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: