Зәй офыклары

Чит илдән кайтучылар өч көн эчендә COVID-19га тикшеренү узарга тиеш

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән кайтучы гражданнарга чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә COVID-19га лаборатория тикшеренүе узарга тәкъдим итә.

Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының, 22нче номерлы карары (27.07.2020 ел) нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре бердәм порталында теркәлергә кирәк. Анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк, чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19га лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып, тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк.

Хәзерге вакытта 22 гражданга карата "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" РФ КоАП 6.3 маддәсе  2нче өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Шуларның дүртесе буенча штраф билгеләү турында суд карары чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ КоАП 6.3 маддәсенең 2нче өлеше буенча административ җаваплылык көтә. Әлеге маддәнең санкциясе административ штраф салуны күздә тота:

- гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;

- юридик затларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;

– юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 50-150 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору;

- юридик затларга 200-500 мең сум яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: