Зәй офыклары

Чит кеше фатирына керә

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тарафыннан Зәйнең 30 яшьлек ир-атына карата хөкем карары чыгарылган. Ул җинаять кылуның өч эпизоды буенча гаепләнә.

Әлеге ир-ат август аенда исерек хәлдә төнлә законсыз рәвештә Яңа шәһәрдәге бер фатирга керергә ниятли һәм әлеге явыз гамәлне кыла.
Ул домофоннарны ачу максатында кулланылучы универсаль ачкыч белән йорт подъезды ишеген ача, подъезд тәрәзәсе аша чыгып, беренче каттагы фатир балконына керә. Балконнан фатирга үтә.
Шушы ук  ысул белән ир-ат әлеге фатирга тагын ике мәртәбә керә.
Прокуратура хәбәрендә аның әйбер урлавы турында әйтелми.
Тикшерү барышында ир кеше гаебен тулысынча таный. Аңа карата җинаять эше гомуми тәртиптә карала.
Суд ир-атны 6 айга төзәтү эшләренә тарту турында хөкем карары чыгара. Моннан тыш, аның хезмәт хакының ай саен 10 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: