Зәй офыклары

«Җитештерүдә сакчыллык” - иң мөһиме

Шикәр заводы белән политехник колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә "Җитештерүдә сакчыллык" программасы буенча факультатив дәресләр оештырылды. Колледжның ике группасы студентлары өчен каралган дәресләр 10 сәгатькә исәпләнгән иде. Дәресләрне шикәр заводы директоры урынбасары А. А. Цветков һәм сакчыл җитештерү буенча консультант-куратор А. А. Трошин үткәрделәр. Алар студентларга аңлаешлы итеп, дәрес...

Шикәр заводы белән политехник колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә "Җитештерүдә сакчыллык" программасы буенча факультатив дәресләр оештырылды.

Колледжның ике группасы студентлары өчен каралган дәресләр 10 сәгатькә исәпләнгән иде. Дәресләрне шикәр заводы директоры урынбасары А. А. Цветков һәм сакчыл җитештерү буенча консультант-куратор А. А. Трошин үткәрделәр. Алар студентларга аңлаешлы итеп, дәрес бирүнең төрле формаларын (лекция, видеофильм, презентация, уеннар) кулланып, җитештерү системасының фәлсәфәсен, методларын ачып бирделәр, эш урынын яхшырту буенча чараларның мәгънәсен төшендерделәр. Лидерлык һәм команда, җитештерү логистикасы, эш вакытын оештыру һәм аның белән идарә итү, югалтуларны киметү, стандартлаштыру кебек темалар теләсә кайсы һөнәр иясе өчен дә кызык-лы булыр иде, мөгаен.

"Җитештерүдә сакчыллык" - студентлар өчен аеруча актуаль тема, чөнки ул белгеч буларак, аларның һөнәри компетентлыгын, гомуми күзаллавын формалаштыра, оешманың икътисади, менеджмент һәм маркетинг нигезләре дисциплиналарының тыгыз бәйләнештә булуын күрсәтә. Дәресләр белән генә чикләнеп калмыйча, студентларга заводта сакчыл җитештерүне оештыру процессын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге дә тудырылды, алар моннан аеруча канәгать калды.

Алган белемнәр тест, әзерләгән проектларны яклау формасында тикшерелде.

Хезмәттәшлек алга таба да дәвам итеп, "Структур бүлекчәнең эшен планлаштыру һәм оештыру" курсы буенча гыйнвар аенда дәресләр үткәрү күздә тотыла.

Анна Шакирова, укыту эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: