Зәй офыклары

Чүп өемнәре булмасын

Зәй районы административ комиссиясе хезмәткәрләре тарафыннан район территориясендәге дүрт урында төзелеш, көнкүреш калдыклары ташланган санкцияләнмәгән чүп өемнәре ачыкланды. Тикшерү барышында аларның Бигеш, Түбән Биш, Кадер, Югары Пәнәче авыл җирлекләренә караган территорияләрдә булуы билгеләнде, ди административ комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов. Хәзер исә әлеге авыл җирлекләре башлыкларына беркетмәләр төзелеп, штрафлар салынды...

Зәй районы административ комиссиясе хезмәткәрләре тарафыннан район территориясендәге дүрт урында төзелеш, көнкүреш калдыклары ташланган санкцияләнмәгән чүп өемнәре ачыкланды. Тикшерү барышында аларның Бигеш, Түбән Биш, Кадер, Югары Пәнәче авыл җирлекләренә караган территорияләрдә булуы билгеләнде, ди административ комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов. Хәзер исә әлеге авыл җирлекләре башлыкларына беркетмәләр төзелеп, штрафлар салынды һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү йөкләнде. Теләсә кайда илтеп чүп ташлаганда, аның өчен икенче берәүгә җавап тотарга туры килү ихтималын онытмасак иде, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: