Яңалыклар

Чын дус шундый була

Минем тормыш юлымда мине аңлап, кирәк чагында киңәше, ныклы сүзе белән һәрчак ярдәмгә әзер булган дусларым берничә генә. Ләкин алар - чын дус, иптәш һәм терәк булырдай, сыналган дуслар. 20 еллап инде бер-беребезне аңлап, турылап яшәүче шундый дустым-Рузалия Әхмәдия кызы Гыймазетдинова.

Ул һәрвакыт үзенен тышкы кыяфәте белән дә безгә үрнәк.Аңа барасы булсам, мин үземнең иң матур киемнәремне кияргә тырышам.Чөнки ул синең килешеп бетмәгән ягыңа кисәтү дә ясый, киңәшен дә бирә.”Хатын-кыз һәрвакыт матур  булырга тиеш,”-ди.

Тумышы белән Сарман  якларында туып-үскән  Рузалия ханым безнең Шепкә якларын үз итте. Үзе кебек үк уңган-булган  Мараты белән  өй җиткереп керделәр. Ихатасы да үзе кебек көлеп тора аның: бакчасында нәрсә генә үсми, күз явын алырдай чәчкәләрнең дә  саны егермедән  артыктыр, мөгаен. Каз-үрдәген, чебешләрен дә асрый.

Мин аның үзгә булган бер сыйфаты  турында  язып үтәсем килә. Рузалия ярдәм сораган кешегә җанын да ярып  бирергә эзер... Бик авыр чорда (унбиш ел элек) кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгән  вакытта, ул мине үз канаты  астына алды.Ул салым инспекөиясендә эшли иде.Аның ярдәме белән чишелмәстәй тоелган проблемалар да чишелде...Әле хәзер дә, инде эшләмәсә дә , ярдәм сорап төшкән вакытлар була-ул ничек итсә итә ,мәсьәлә чишелә, тәмле чәйләре эчелә һәм син аның яныннан күңелеңә җиңеллек алып кайтып китәсең.”Эче-тышы балкып торган кешеләр була”,- диләр бит.Нәкъ шундый олы җанлы, затлы ,ачык күңелле матур ханым улРузалия.Күршеләренең дә хәлләрен белеп, тәмлүшкәләре белән сыйлап торучы да ул.Күршесе Зөлфия Хәсәнова: “Аның кебек кешегә ихтирамлы, ярдәмчел күршем булу минем өчен зур бәхет. Апабыз Кәшифә апаның һәрвакыт кереп хәлен белеп тора,ярдәменнән ташламый.Авыл Советына да ярдәм кирәккәндә һәрчак булыша.”,-ди.

Мондый җылы сүзләрне үземә үк  бик күпләрдән ишетергә туры килде.Салым инспекциясендә бергә эшләгән хезмәттәшләре дә аның турында бик югары фикердә. 20 елдан артык Рузалия үз эшен яратып, белеп башкарды.”Без әле дә олы җанлы , төгәл хезмәттәшебезне сагынабыз.Ул һәркешене туганы кебек кабул итә иде. Авыр вакытларда да күңелен төшермичә, безне юатучы да иде.Тормышны яратучы оптимист ханым ул. Аны  без бик хөрмәт итәбез”.Менә шундый җылы сүзләр җиткерделәр аның турында бергә эшләгән хезмәттәшләре Яна, Ләйсән, Айсылу.

Тормышында авырлыклар, югалтуларны  күп күрсә дә,  Рузалия - чынлап та оптимист кеше.Мин Ходаема рәхмәтлемен, тормышымда Рузалия белән очрашырга мөмкинлек биргән өчен.

Рәзилә   Салаватова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чын дус шундый була
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар