Зәй офыклары

Чын егет шундый була

Яшьләр - авыл һәм районның киләчәге. Аларга тау күчерерлек көч-гайрәт, башкару һәм иҗат итү осталыгы хас.

Шундый актив яшьләребезнең берсе белән таныштырасы килә. Ул _ Якты Күл авылы егете Руслан Рузиморатов. Ул  - бик талантлы һәм иҗади кеше,  мәдәният йортында узган чараларда актив катнаша.

Бүгенге көндә Руслан армия сафларында хезмәт итә.  Ул Зәй политехник колледжын тәмамлагач, быел июнь аенда  Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә үзе теләп китте. Солдатыбыз башта Ерак Көнчыгышта Амур өлкәсендә, хәзер Белогорскта коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. 

Русланга “театр җене” кагылган, дияргә була,  ул балачактан театр белән  мавыга һәм спектакльләрдә, комедия һәм драма әсәрләрендә  теләсә нинди рольне уңышлы башкарып чыга ала. Чыгышлары өчен зур текстларны да җиңел ятлый, рольләренә мавыгып кереп китеп, аны үзенчәлекле итә. Русланның дуслары күп, алар арасында аның абруе зур.

Солдатыбызга уңышлы хезмәт, тугрылыклы дуслар телибез, һәм, әлбәттә, мәдәният йорты сәхнәсендә яңадан-яңа рольләр башкаруын көтеп калабыз.

Татьяна Егорова, Якты Күл мәдәният йорты директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: