Яңалыклар

“Чыршы -2017” операциясе бара

Урман хуҗалыгы министрлыгы эчке эшләр органнары белән берлектә 27 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр “Чыршы-2017” ведомствоара оператив-кисәтү операциясе үткәрә.

Ул ылыслы яшь агачларны законсыз кисү, Яңа ел чыршыларын әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында оештырыла. Операция барышында урман инспекторлары эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә, ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында, чыршы ташыган транспортны тикшерә. Рөхсәтсез әзерләнгән чыршыларны сатуга юл куймау максатында сәүдә урыннарында рейдлар үткәрү карала.
-Без Зәй урман хуҗалыгы җитәкчелеге белән киңәшеп-сөйләшеп, операция уздыру чорында нинди эшләр башкарасын билгеләдек. Чыршы-наратлар сату урыннары да безнең күз уңында. Агач сатучыларның барлык документлары закон таләпләренә җавап бирергә тиеш. ЮХИДИ инспекторлары, участковыйлар тарафыннан юлда транспортны тикшерүгә басым ясала. Әлеге максатта рейдлар да уздырыла. Шунысын да әйтик, ылыслы агачларны законсыз кискән өчен - административ җаваплылык, 5 мең сумнан артык зыян китерелгән очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Административ җаваплылыкка тартылган гражданнарга – 5 мең сум, вазифаи затларга – 50 мең сум, юридик  затларга  400-700 мең сум штраф салына. Җинаять җаваплылыгы ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Моннан тыш, гаеплеләр китерелгән зыянны да капларга бурычлы, - ди  участковыйлар башлыгы урынбасары Владимир Попов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Чыршы -2017” операциясе бара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар