Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Covid-19 белән авырган табиблар Менделеевск шифаханәсендә реабилитация узачак

65 яшьтән өлкәнрәк булган коронавирус кичергән медиклар өчен тернәкләндерү түләүсез булачак.

Менделеевскиның «Шифалы су — Ижминводы» шифаханәсенә коронавирус белән авырган өч медикны урнаштырганнар. Алар ковидтан соң реабилитацияне бушлай узачак.

Рәхмәт, табиб акциясе кысаларында  44 медицина хезмәткәре Татарстанның биш шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытачак. Аларның алтысы - ”Ижминводыда, - дип сөйләде табибларны урнаштыруда катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова.

Реабилитациягә килгән барлык медиклар да 65 яшьтән өлкәнрәк. Пандемия вакытында алар пациентларны кабул итүне дәвам иттеләр. Белгечләрнең берсе — Мамадыш сырхауханәсендә дерматовенерология кабинетының шәфкать туташы булып эшли, икенчесе - Казанның 7нче хастаханәсендә, ә өченчесе — Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә, дип хәбәр итәләр «Менделеевск яңалыклары».

Элегрәк «Бердәм Россия» депутатлары сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк булган медицина хезмәткәрләренә путевкалар тапшырдылар. Моның өчен узган елның апрелендә Рәхмәт, табиб” хәйрия акциясе вакытында республика парламентының барлык депутатлары бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев