Зәй офыклары

COVID-19 белән авыручылар кимеми

Бу тәүлектә 1 кеше хастаханәгә салынган, 42 кеше өйдә дәвалана

Татарстанда 43 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның икесе – читтән кертелгән, 41е – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.

 

Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадәрле 2 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 9, 30-50 яшьлекләр арасында – 19, 50-60 яшьлекләр арасында – 9, 60-70 яшьлекләр арасында – 4 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәр – Казан. Биредә 29 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Югары Ослан районында  – биш, Әлмәттә – өч, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат районнарында берәр очрак теркәлгән.

20 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 7899 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 6756 кеше терелде, шул исәптән 15 кеше узган тәүлектә савыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: