Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 90 очрагы теркәлгән, барысы да – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 17 кеше хастаханәгә салынган, 73 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр 2 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 9, 30-50 яшьлекләр арасында – 22, 50-60 яшьлекләр арасында – 21, 60-70 яшьлекләр арасында – 18, 70-80 яшьлекләр арасында – 16, 80-90 яшьлекләр арасында – 2 кеше теркәлгән. Авыручылар иң күп шәһәрләр – Казан һәм Яр Чаллы. Анда 35 һәм 33 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Спас районында – дүрт, Чүпрәледә – өч, Балтач, Питрәч районнарында - икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
2 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 10514 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 9215 кеше терелде, шул исәптән 76 кеше узган тәүлектә савыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз