Зәй офыклары

COVID-19 урта яшьтәге ялгыз шәһәр халкына тәэсир иткән

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы 2020 елның яз-җәй айларында Татарстан яшьләре сегментларын ачыклауга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән комплекслы социологик тикшеренүләрнең мәгълүматларын тәкъдим итә.

«ПромРейтинг» агентлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, яшьләр арасында тикшеренү үткәрде, аның максаты - 2020 елның яз-җәй айларында коронавирус глобаль эпидемиясенең төрле планлы йогынтысын үз эченә алган яшьләр сегментлары даирәсендә ачыклау.

Катнаш социологик тикшеренү Татарстан яшьләренең җенесе, яше, яшәү урыны (Татарстан Республикасы эчендә), эшчәнлеге, гаилә хәле, балаларның булуы яки булмавы, белем дәрәҗәсе буенча аерылып торган 75 шәхси  интервью үткәрүне, шулай ук Интернет челтәрендә репрезентатив сайлау буенча методик онлайн-сораштыру үткәрүне күздә тота.

Тикшерү объекты -18-30 яшьлек Татарстан яшьләре. Тикшерүнең предметы - 2020 елның яз-җәй айларында кискенләшкән эпидемия-икътисади вәзгыять фонында тормыш шартларының үзгәрүен кабул итүне өйрәнү.

Тикшерүдән түбәндәге нәтиҗәләр ясалган:

  • Татарстан яшьләренең 60 процентка якыны киләчәккә ышаныч, социаль активлык, иҗтимагый институтларга ышаныч, иминлек, матди хәл, гомуми тормыштан канәгать булу кебек  категорияләрдә тормыш шартларын кабул итүнең сизелерлек үзгәрүен билгеләп үтте.
  • 26-30 яшьлекләр төркеме 2020 елның яз-җәй айларында икътисади-эпидемиологик тотрыксызлыкны аеруча тойды.
  • Белгечләр яшьләр өчен икътисади-эпидемиологик тотрыксызлыкның сизелерлек күренешен көчәйтә торган факторлар арасында 26-30 яшьлекләр төркеменә керү, ирләр җенесе, урта махсус белем, гаилә булмау, даими эш белән тәэмин ителмәү, балалар булу, зур шәһәрдә яшәүне билгеләп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: