Зәй офыклары

Covid-19дан үлемгә китерә торган сәбәпләр аталды

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында Covid-19дан үлемгә китерә торган сәбәпләрне атадылар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары татарстанлыларга югары температура төшмәгән очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Авыруның озак һәм катлаулы дәвамы һәм табибларга мөрәҗәгать итмәү яңа коронавиурс инфекциясеннән үлү ихтималын арттыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика  сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Мин үз ягымнан субъектив җавап бирергә тырышачакмын. Авыруның катлаулы  формалары очрый. Гипотермия югары булып та, табибларга мөрәҗәгать итмәгән, бу халәтен үз өендә кичергән кешеләр бар. Шуннан соң без пациентны стационарда шактый җитди халәттә билгеләргә мәҗбүрбез, бу безнең зур кызганычка каршы, һәрвакыт та яхшы тәмамланмый», — дип билгеләп үтте спикер.

Министр урынбасары аңлатканча, Covid-19 аркасында үлем очракларына табибка мөрәҗәгать итмәү түгел, ә авыруның гомуми авыр барышы йогынты ясый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: