Зәй офыклары

Covid-19дан соң ике меңнән артык татарстанлы реабилитация узган

Республикада коронавирустан соң 52 дәвалау учреждениесе авыруларның сәламәтлекләрен ныгытырга булышалар.

Татарстанда якынча 2200 пациент яңа Covid-19 инфекциясеннән соң реабилитация узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече һәм Казан Дәүләт Медицина Академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова хәбәр итте.

"1 октябрьгә без Татарстан Республикасының 52 дәвалау профилактик оешмасыннан сводка алдык. Анда 2200гә якын пациент реабилитация узды: якынча 900 кеше медицина реабилитациясенең профильле бүлекләрендә дәваланды, анда мультидисциплинар команда аларны алып барды, меңнән артык кеше – яшәү урынына якын учреждениеләр базасында дәваланды», – дип билгеләп үтте спикер.

Бодрова шулай ук Петровскидагы «Нехама» шифаханәсендә дә коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония нәтиҗәләрен җиңәргә булышулары хакында сөйләде. Дәүләт гарантияләре планы буенча авыручыларга 100 урын бүлеп бирелгән, 30 кеше санаторийда ял иткән һәм дәваланган инде.

Реабилитациянең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим, дип өстәде сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: