Зәй офыклары

Covid-19ны гадәти булмаган ачыклау ысулы тапканнар

Вирусны глюкометр ярдәмендә ачыкларга булачак.

Глюкометр ярдәмендә коронавирусны ачыклаганда төгәллек 100 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА, Сан-Диегода Калифорния университеты галимнәренә сылтама белән.

Аларның мәгълүматларына караганда, тикшерү вакытында прибор кеше селәгәйендәге инфекцияне бер сәгать эчендә ачыклаячак.

Мондый тест өчен мамык таякчыгы яки башка шундый җайланмалар ярдәмендә селәгәй пробасы алына.

«Молекуляр антиген биоачыклау ысулы белән, вируста булган S-аксым ачыклана, - дип билгеләп үтә Санкт-Петербургның “ЛЭТИ” университеты  әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Татьяна Зимина. Аның сүзләренә караганда, тестның мондый ысулы бик уңышлы булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: