Зәй офыклары

Covid турындагы сораулар белән Татарстанда кайнар линиягә көнненә меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать итәләр

122 номеры буенча шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга була.

Татарстанлыларның коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырату алты тапкыр артты һәм бүген  көненә 1200ләп шалтыратуга җитте. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың цифрлаштыру министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

"Әгәр элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә көн саен халыктан уртача икейөзләп шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артып китә. Мәсәлән, бу ял көннәрендә генә дә операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату эшкәртте", - дип хәбәр итте Яковлев.

Коронавирус йогышы буенча татарстанлыларны консультацияләү өчен кайнар линия агымдагы елның мартында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Ноябрьдә цифрлаштыру министрлыгы аны модернизацияләде. Хәзер аңа 122 номерын җыеп шалтыратырга була.

«Әлеге өч санлы номерны керткәннән соң, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артты. Алга таба без „03“ һәм „122“ хезмәтләренең шалтыратуларны оператив кабул итү өчен поликлиникалар белән турыдан-туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз», - дип өстәде министр урынбасары.

Рус һәм татар телләрендә консультацияне эш вакытында гына түгел, тәүлек буе алырга була. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары саны артты. Хәзер халыкка 50гә якын кеше, шулай ук робот Лилия телефоннан консультация бирә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: