Яңалыклар

“Дакар” раллиенда җиңүче – якташыбыз!

Билгеле булганча, Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Йөк машиналары зачетында лидер булып Эдуард Николаев экипажы танылды. Экипаж составында  Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков бар. Алар үзләреннән соңгы автомобильдән 3 сәгать 53 минут 59 секундка алданрак килгән. Ярышта 54 илдән 334 экипаж катнашкан. Узыш Көньяк Америкада уздырылды, маршрутның гомуми озынлыгы 9 мең километр иде. Ралли Аргентинаның Кордова шәһәрендә төгәлләнгән.

Эдуард Николаевның бу - өченче тапкыр “Дакар”да җиңүе. Ул 2013, 2017 елларда җиңү яулаган иде инде. Шунысы игътибарга лаек, Эдурд Николаевны безнең якташ, дияргә нигез бар.Ул  тамырлары белән Зәйгә бәйле. Аның бабасы белән әбисе районыбызның Түбән Биш авылында яшәгәннәр. Әтисе Валентин да  шушы авылда туган. Соңрак алар Чаллыга   күчеп киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Дакар” раллиенда җиңүче – якташыбыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар