Зәй офыклары

Дару үләннәре җыясызмы?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый икән. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Ә сез дару үләннәре җыясызмы? Зәйлеләрдән шул турыда сораштык.

Рузилә Сәлимова:
-Шифалы  үләннәрсез булмый. Дару кабарга ашыкма, дип әйтә иде еш  әткәй. Шифалы үләннәр җыю шуннан киләдер. Мин май аенда үләннәр җыярга тырышам. Иртә язда җыйган үләннең бар шифасы яфракта, диләр бит. Һәркайсының исемен атап, нинди авыруга ярдәм итә - барысын да өйрәтте әтием. Аларны караңгы, җилле  урында киптерәм, тукыма капчыкларга салам. Ел да шулай таслап-таслап дәва үләннәре туплыйм. Танышларга кыш буе таратам аннан. Аллаһы Тәгалә юкка аяк астында гына шифалы үләннәр бирмәгәндер. Авыруын да, шифасын да бирермен, дигән бит ул.   
Сания Шәрипова:
-Җыйганым да юк, ышанмыйм да. Даруны учлап ашыйбыз, үлән генә файда бирә торган түгелдер инде без өлкән кешеләр хасталыгына.  
Зинаида Петрова:
-Үземнең җыйганым юк. Дөресрәге, вакыт юк. Базарда үлән сатучы бер апа бар, гел шуннан алам. Ул аларны яхшы итеп киптерә, алар буенча мәгълүматлар да белә.
Дамир Салихов:
-Дару үләне - мең чиргә дәва, ул Әбугалисина заманыннан килә. Тормыш иптәшебез белән ел саен тиешле вакытында үләннәр җыябыз. Ул чорны көтеп алабыз без. Кура, җир җиләге, карлыганнан как та коябыз. Кышын үләнле чәй һәм как белән чәй эчеп куйсаң, көч кереп китә бит.
Ләйлә Мостафина:
-Үзем өчен үләннәр җыймыйм. Ә менә мелиса, мәтрүшкәне җыеп, тормыш иптәшемнең әти-әнисенә бирәм. Алар әлеге үләннәрне  ярата.
Шамил Кәлимуллин:
-Салкын тидердем дип дару эчкәнче, юкә чәчәге, үги ана төнәтмәсе эчегез. Хәзер юкә чәчәк ата. Ә  бака яфрагы  яраларны төзә. Кан басымы төшеп киткәндә, сукыр кычыткан булыша. Үләндә шифа, кодрәт бар шул.
Нина Смирнова:
-Халыкта «Питрау үтте - җәй бетте», - дигән гыйбарә бар. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. “Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда”. Питрау – җәйне кыл урталай бүлә, 12 июльдән соң шифа тамырга күчә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: