Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Делегация Җиңү көне уңаеннан төп чарада катнаша

Бүген - 7 майда Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет Дәүләт театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чара үтә.

Аңа республиканың Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырулы.

Зәйдән әлеге мөһим чарада район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Делегация составында Аксар авылыннан тыл хезмәтчәннәре Рәүф Минҗанов, Салих Зиннәтов, кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән ветераннар Сергей Хватков, Сергей Галяминский, «Яшьармиячеләр» хәрәкәте җирле штабы башлыгы Александр Ширяев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев