Зәй офыклары

“Демография” илкүләм проекты – гамәлдә

“Бердәм Россия” сәяси партиясе гамәлдәге “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Мәдәният” “Демография” һәм башка илкүләм проектларның үтәлешен үз конроленә алды.

2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны  үтәүгә 44,6 миллиард  сум акча юнәлдереләчәк. 127 сәламәтлек саклау объектын  төзү һәм модернизацияләүгә  - 5,7 миллиард сум,  белем бирү оешмаларына  (балалар бакчаларыннан тыш)  6 миллиард сумга якын акча биреләчәк.
Гомуми бюджеты 8,2 миллиард сум тәшкил иткән “Демография” илкүләм проекты буенча  республикада 114   балалар бакчасы төзү һәм модернизацияләү карала.  Бу эшләрне тормышка ашыруга  546 миллион  сум средстволар тоту планлаштырыла. ”Демография” проекты үз эченә “Өлкән буын”, “3 яшькә кадәрге  балаларга мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә  шартлар тудырып, хатын-кызларның мәшгульлегенә булышу»,  “Спорт - тормыш нормасы”, “Бала туганнан соң гаиләгә финанс ягыннан булышу”  кебек төбәк  программаларын да алган.
Районыбызда “Демография” проекты уңышлы үтәлә.  Күптән түгел генә Югары Шепкә һәм Бигештә универсаль спорт мәйданчыклары төзелеп, файдалануга тапшырылды. “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында шәһәрнең “Энергия” стадионында ГТО нормативларын тапшыру өчен спорт- технологик җиһазлар урнаштуру планлаштырыла. Ул август анда төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта Иске Зәй бистәсендәге “Каенкай” балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә, Кадер, Сәвәләй һәм Түбән Биш авыл мәктәпләрендә дә төзекләндерү эшләре бара.
Быел  Перцовка авылында модульле ФАП төзелде.Ул тиздән ишекләрн ачачак. 2020 елда Гүлкин авылында федераль программа буенча ФАП төзү планлаштырыла. “Демография” илкүләм проекты буенча август ахырында авыл җиредә яшәүче һәм яше 65тән узган кешеләрне район үзәк дәваханәсенә алып килү өчен “Ларгус”автобусы алыначак. Өлкәннәрне табибларга алып килү график буенча социаль яклау идарәсе белән район үзәк дәваханәсе берлектә оештырачак.
Агымдагы ел башыннан  181 бала дөньяга килгән. 2018 елда авылда яшәүче  34 гаилә беренче бала туу уңаеннан  50шәр мең сум, ә 2 гаилә өченче бала туганнан соң 100000 сум күләмендә бердәм түләү алган. Быел исә 50 мең сум акча 14 гаиләгә бирелгән.
Бу көннәрдә “Өлкән буын”  проекты буенча пенсия яшенә җитү алдында торган 16 зәйле  Чаллыда  өстәмә һөнәри белем алу буенча 3 айлык курслар узуга керешә. Алар  барысы да - дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре. Укулар район мәшгульлек үзәге хисабына оештырыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: