Зәй офыклары

Депутатлар киләсе елга бюджет кабул итте

Зәйдә бүген район һәм шәһәр Советларының быел соңгы утырышлары үткәрелде. Аларның икесен дә район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Район Советы утырышы көн тәртибенә - 15, шәһәр Советыныкына 3 мәсьәлә куелган иде. Депутатлар әлеге мәсьәләрне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр. Район һәм шәһәрнең киләсе елга бюджеты ике утырышта да төп...

Зәйдә бүген район һәм шәһәр Советларының быел соңгы утырышлары үткәрелде. Аларның икесен дә район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Район Советы утырышы көн тәртибенә - 15, шәһәр Советыныкына 3 мәсьәлә куелган иде. Депутатлар әлеге мәсьәләрне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр. Район һәм шәһәрнең киләсе елга бюджеты ике утырышта да төп мәсьәлә булды. Планлаштырылган район-шәһәр бюджетлары белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырда. Район бюджетының киләсе елга планлаштырылган керем һәм чыгым өлешләре дефицитсыз 1 миллиард 25 миллион 364 мең сум, шәһәрнеке 102 миллион 800 мең сум итеп расланды.

"Муниципал хезмәт турында" район һәм шәһәр Советлары карарларына кергән үзгәрешләр, үз көчен югалткан карарлар турында район Советының юридик бүлеге башлыгы Ирина Якупова, авыл җирлекләре генераль планына кертелгән үзгәрешләр, район һәм авыл җирлекләре буенча төзелеш документациясе проектлары нормалары турында, территорияләрне планлаштыру, ызанлау проектларын ачык тыңлауларга чыгару мәсьәләләре буенча архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәйсә Исламова чыгышларын тыңлап, депутатлар карарлар кабул итте.

2011 - 2015 елларга исәпләнгән районның социал- икътисади үсеш планының гамәлгә ашырылы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев доклады тыңланды. Район әлеге мәсьәлә буенча республикада 8 урынны били, күп кенә күрсәткечләр буенча яхшы гына үсеш күзәтелә.

Районда хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү турында чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов бу өлкәдә эшлисе эшләр булуын ассызыклады.

Район контроль-хисап палатасы рәисе итеп депутатлар бертавыштан моңа кадәр дә әлеге вазифаны башкарган Саимә Миннебаеваны сайлады.

Район һәм шәһәр Советларының киләсе елга эш планнары белән район башлыгы урынбасарлары Валерий Акатьев һәм Клара Габидуллина таныштырды.

Разиф Кәримов һәр ике утырышка йомгак ясап, башкарылган һәм башкарылачак эшләргә киңрәк тукталды, депутатларга киләчәктә шәһәр-район тормышында тагын да актив катнашырга кирәклеген, проблемаларның бергәләп хәл иткәндә генә җиңел чишелүен искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: