Зәй офыклары

Диңгезче, нефтьче Василий Емелин

Искезәйлеләр бүгенге көндә 94 яше тулган, диңгезче, нефтьче булып эшләгән сугыш ветераны белән горурлана.

Иске Зәйдә яшәүче  олпат ага  Василий Петрович Емелинны бистәдә белмәгән кеше юктыр. Искезәйлеләр  бүгенге көндә 94 яшьлек диңгезче, нефтьче  булып хезмәт куйган сугыш ветераны белән горурлана.   
Василий Емелин сугышка  1942 елда алына. Ютазы хәрби комиссариатыннан - Калугага, аннан ат олауларында фронтка озатыла.
- Сугышның нәрсә икәнен мин Калугада аңладым. Анда беренче чирканчык алдым:  өскә бомба яуганда, шуның камалашында  калдым. Ничек исән калганымны үзем дә белмим, - дип искә алды Василий Петрович, без - журналистлар белән бер очрашуда.
                                       
Су асты  көймәләренә  ау

Хәрәкәттәге  армиягә  1943 елда эләгә. Таза бәдәнле авыл егете була ул, шуңа да аны Кара диңгез флотына билгелиләр. Биредә ул моторчы булып хезмәт итә. Шулай итеп, яшь диңгезче җилкәсенә зур җаваплылык төшә. Ул двигатель төзеклеген тәэмин итә.
- Эшем үтә җаваплы иде. Двигательне карамыйсың икән, бөтен команда эшен юкка чыгарасың дигән сүз, - дип сөйли  Василий абый.
Василий Петрович дивизионы бурычы дошманның су асты көймәләрен аулаудан гыйбарәт була.
Ә менә Севастопольдә алар  командасына «Малютка» су асты көймәсен  сак-лау бурычы йөкләнә. Алар әлеге көймәне саклап кала-калуын, тик катерга зур зыян килә.  Ул соңрак әлеге катерда дистәдән артык тишелгән урын саный батыр сугышчы. Өстәвенә, ике «аучы» батырыла. Шул рәвешле курку белмәс Емелин диңгез командасы составында Балаклава өчен сугыша. Моннан тыш, Севастопольне азат итүдә катнаша.
- Севастопольне азат иткән көн әле дә хәтеремдә. Дошманның  тиз генә  чигенәсе килмичә, безгә ракеталарны яудырды гына, - ди ветеран, карашын еракка төбәп.
Шундый бер ракета Василий Петрович янына гына төшеп шартлый. Күз алдында бар да караңгылана, колактагы шауны әйтеп-аңлатырлык түгел, муен буйлап ниндидер җылы сыекча ага... Капшап караса - кан... Шулай итеп, контузия алган диңгезчене Симферопольгә госпитальгә салалар. Аннан аны Севастопольгә күчерәләр.
Василий Емелинның бүләкләре күп, алар арасында ул иң саллылары һәм кадерлеләре дип  Ватан сугышы, Бөек  Петр,  Жуков орденнарын саный.  Ул 1947 елга кадәр Кара диңгез флотында хезмәт итә. Һәм биредән туган ягына  демобилизацияләнә.
Бескозырка, тельняшка, кара клеш чалбардан кайтып төшә ул. Шулай итеп диңгезче Василийны туган авылы Кырым-Сарайда танымыйча  торалар.

Нефть сәнәгатен үстерүдә дә өлеше зур

 Василий Емелин сугышта гына түгел, тыныч вакытта да каһарманлык кыла.  Ул дүрт дистә елдан артык нефть  тармагында армый хезмәт куя. “Татнефтегазразведка”ның Әлмәт геология-эзләнү  разведкасы трестына караган Иске Зәй нефть разведкасы оешмасына бораулаучы  булып эшкә урнаша. Тора-бара үз эшенең остасы булган  бораулаучыга әйләнә.  Тырышып, намуслы эшләүче Василий Петровичны оешма җитәкчелеге күреп алып, бораулау буенча оста итеп күтәрә. Шулай итеп, ул 30 ел әлеге җаваплы хезмәтне башкара: республикада нефть һәм газ бирүгә өметле структураларда бораулый.   Ветеран нефтьче әйтүенчә, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Сарман, Минзәлә, Мөслим һәм башка районнарда урнашкан скважиналар – алар хезмәт куйган оешманың хезмәт җимешләре. Ул бер командировкадан кайтып, икенчесенә китә торган була.
-Коллектив тотрыклы, дисциплиналы, теләсә нинди катлаулы мәсьәләне хәл итәргә сәләтле иде.  Киров, Башкортстан,  Удмуртия якларына командировкага  еш йөрдек, -дип сөйли ветеран.
Кыскасы, Емелин әлеге эшкә җаваплы  булганда, скважиналар бораулау тизлеге шактый арта.
-Үз эшенең остасы иде ул Василий Емелин, эш тәҗрибәсен яшьләр белән теләп бүлеште, -ди  нефть разведкасы оешмасы геологы Михаил Иванов.
Василий Петровичның  нефть тармагындагы тырыш һәм намуслы хезмәте  тиешенчә бәяләнә: ул берничә мәртәбә  “Татнефтегазразведка”ның Әлмәт геология-эзләнү  разведкасы тресты Мактау грамоталарына ия була.
Шул рәвешле, Василий Емелин нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә.
Мактаулы ветеран 1981 елда лаеклы ялга чыга. Гомер көзендә кызы тәрбиясендә яши.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: