Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дилияр белән Илгизә Халыкара олимпиадада призер булып танылдылар

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча узган Халыкара олимпиадада Зәйдән биш укучы үзләрен сынады.

20-23 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үткәрелде. Аның йомгаклау этабында Зәй районыннан 5 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Дилияр Борһанов (укытучысы Зиләрә Данилова) һәм татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Илгизә Галиуллина (Зөлфия Нәбиуллина) призер булдылар. Ә калган өч укучыбыз - Югары Мәлем мәктәбенең IX сыйныф укучысы Нәфисә Шәфигуллина (Нурзилә Галиуллина), Түбән Биш мәктәбенең X сыйныф укучысы Эльвина Гәрәева (Илзирә Әхмәтвәлиева) һәм татар гимназиясенең X сыйныф укучысы Рания Нәфыйкова (Дания Әүхәдиева) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.
Укучыларны һәм педагогларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев