Зәй офыклары

Дәүләт автоинспекциясе теркәү-имтихан бүлекчәләрендә дәүләт хезмәтләрен алу тәртибен аңлата

Якын арада дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү электрон чират системасын кулланып яисә «тере чират» тәртибендә башкарылачак.

Бу турыда Россия эчке эшләр министрлыгының тиешле күрсәтмәсе территориаль бүлекчәләргә җибәрелде.

Бу ведомство мәгълүмат системаларының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы белән үзара бәйләнешендәге техник өзеклекләр белән бәйле, нәтиҗәдә транспорт чараларын теркәү, имтихан тапшыру, портал аша машина йөртү таныклыкларын алу яки алыштыру өчен гаризалар һәм кирәкле документлар бирү кыен иде.

Хәзерге вакытта үзара хезмәттәшлек механизмын торгызу буенча кирәкле чаралар күрелә. Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә алдан язылып кую эше яңадан торгызылса, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша кабат хезмәтләр алу мөмкин булачак.

Техник өзеклекләрне бетерү һәм гражданнарны дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүне яңадан башлау турындагы мәгълүмат өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Моңа кадәр дәүләт автоинспекциясе турыдан-туры ЮХИДИнең теркәү-имтихан бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм электрон яки «тере» чират тәртибендә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бүлекчәләрдә кабул итү коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга юнәлтелгән барлык чараларны үтәп башкарылачак.

Килүчеләрнең күп җыелуын кисәтү максатыннан, кабул ителүче гражданнарның санына карап, теркәү-имтихан бүлекчәсе җитәкчелеге эш режимын үзгәртү турында карар кабул итәргә хокуклы. Кирәк булган очракта кабул итү сәгатьләре дә, җәлеп ителгән хезмәткәрләр санын да артырырга мөмкин.

Теркәү-имтихан бүлекчәләренең эш режимнарын һәм шартларын үзгәртү турында мәгълүмат дәүләт автоинспекциясенең (гибдд.рф) рәсми сайтында, шулай ук ЮХИДИ төбәк бүлекчәләренең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында оператив рәвештә урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: