Зәй офыклары

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланыгыз

Россия Федерациясе гражданнарына уңайлы булсын өчен яшәү урыны буенча теркәү узуга гаризаны өйдән чыкмыйча да биреп була. www. gosuslugi. ru сайтында бер мәртәбә теркәлеп, сез порталның барлык төр хезмәтләренә керү мөмкинлеге аласыз, шул исәптән РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтеләүче хезмәтләргә.

Порталда теркәлү өчен паспорт, мәҗбүри пенсия иминиятләвенең иминиятләү таныклыгы мәгълүматлары, кәрәзле телефон номеры яисә электрон почта кирәк булачак.
Теркәлү процедурасы үткәннән соң, гражданин заявка бирү мөмкинлеге ала. Әлеге максатта ул порталның интернет-битендә тиешле хезмәтне сайлап, тәкъдим ителгән форма буенча кирәкле мәгълүматны тутыра.
“Услуги” карточкасында хезмәтнең бәясе турында мәгълүмат, аны башкарү сроклары, шулай ук тиешле документлар белән танышу мөмкинлеге бар.
Сезнең заявкагыз эчке эшләр бүлегенең тиешле подразделениесенә тапшырыла, анда әлеге мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Шуннан соң гражданинга электрон формада аның мөрәҗәгате тикшерелү турында җавап килә һәм ул дәүләт хезмәте алуга чакырыла. Эчке эшләр бүлегендә ул таләп ителгән документларның төп нөсхәләрен күрсәтергә тиеш. Аларны тикшергәннән соң, аңа тиешле дәүләт хезмәте күрсәтелә.
Игътибар итегез, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша гариза бирүчегә аны кызыксындырган хезмәт чиратсыз күрсәтелә. Ә бу вакытны экономияләү дигән сүз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: