Зәй офыклары

Дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә үзгәрешләр

Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтүне дәвам итә:

-җинаять җаваплылыгына тартылу (тартылмау) һәм җинаять эзәрлекләве туктатылу турында белешмә бирү. Эшкә алучы оешма-предприятие эшкә урнашучы хезмәткәре турында хәбәрдар булырга хаклы. Эшкә урнашканда күп кенә һөнәр ияләрендә андый белешмә булу мәҗбүри. Шул исәптән, балалар белән эшләүгә кагылышы булган педагог, мәдәният-сәнгать, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә;   
-ихтыяри рәвештә бармак эзләрен теркәү. Бармак эзләрен алу, ягъни,  дактилоскопия үтү - документларны югалткан очракта, су басулар, җир тетрәү, башка төрле афәтләр килеп чыккан очракта шәхесне ачыкларга ярдәм итә. Бармак эзләрен алуны хокук бозучыларга гына кагылышлы дип уйлау дөрес түгел.  Теләге булган һәр кеше бармак эзләрен алдырта ала, моның өчен гариза гына кирәк. Әлеге хезмәтне Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча  миграция бүлекчәсе күрсәтә;    
-миграция юнәлеше буенча белешмәләр бирү. РФ гражданины паспорты, чит ил паспорты бирү, яшәү урыннарында гражданнарны регистрация исәбенә кую яки төшерү,  миграция өлкәсенә кагылышлы башка сораулар буенча да электрон рәвештә гаризалар калдырырга мөмкин.

Белешмәләрне алдан бердәм портал аша электрон рәвештә гариза җибәреп  алырга мөмкин.
Бердәм портал аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуның өстенлекләре:
 - порталдан тәүлек буе файдалану мөмкинлеге (интернетка тоташтырылган кәрәзле телефон, компьютер, планшет белән тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә гариза биреп була);
 - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм башка файдалы мәгълүматлар алуның гадилеге (документлар күләменең аз булуы);
 - хезмәтләр буенча мәгълүматнең бердәм мәгълүмати мәйданга корылуы;
 - чиратларның булмавы;
 - җайлаштырылган түләү системасы;
 - гражданин хезмәтнең үтәлеше буенча һәр этапта мәгълүмат ала;
 - әлеге хезмәтнең вакытны бик аз алуы;
 Әлеге хезмәттән файдалану өчен порталда теркәлергә кирәк. Моның өчен интернет-портал аша http://www.gosuslugi.ru адресын җыярга һәм анда бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә кирәк. Паспорт, снилс, телефон номеры кирэк булачак.
 Шуннан соң электрон гариза җибәрергә һәм кирәкле мәгълүматны кертергә кирәк. Алга таба гаризагызның үтәлешен күзәтәсез.
 Югарыда әйтелгән дәүләт хезмәтләренннэн файдалану очен гражданнар Эчке эшләр бүлегенә дә  мөрәҗәгать итә алалар.  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының “Кайнар линия” тел. (843) 221-20-02, интернет адресы http://www.gosuslugi.ru.
 Шулай ук әлеге хезмәтләрне (бармак эзе алудан тыш) Зәйнең  күпфункцияле үзәгендә дә  алырга мөмкин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: