Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләгәндә ташлама каралган

Дәүләт хезмәтләре порталы аша быел ЮХИДИ хезмәтенә Зәй районы буенча 1360 кеше мөрәҗәгать иткән.

ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча,  дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнар ЮХИДИ линиясе буенча 4 төрдә дәүләт хезмәте күрсәтүгә  языла  ала. Алар  - авто-мото транспорт чараларын теркәү, куркыныч йөк ташу өчен рөхсәт алу һәм аның вакытын  озайту, транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү турында таныклык алу.

-Дәүләт хезмәтләре порталы аша эш итү гражданнарга вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама алу мөмкинлеге дә бар, - ди  ЮХИДИ бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Федор Алексеев.

Ул быел гамәлгә кергән  яңалыклар турында сөйләде.

- 1 марттан автобусларга техник карау яңа кагыйдәләр буенча уздырыла. Автобус йөртүчеләр өчен төп яңалык –ул  техник карауның  ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында узуы. Техник карау  портал аша алдан язылу буенча үткәрелә. Татарстанда  машина йөртүчегә диагностик карта алу өчен 70 пункт узу кирәк. Аларның берсе буенча гына да закон бозу очрагы ачыкланса да, автобус техник карау узмый. Машина йөртүчегә кимчелекне бетерү өчен егерме көн вакыт бирелә, - ди  полиция капитаны Федор Алексеев.

Ул шулай ук ведомствоның  күпфункцияле үзәк  белән тыгыз элемтәдә торуын да искәртте. Шулай итеп, хәзер  машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен Әлмәткә барырга кирәкми. Моның өчен күпфункцияле үзәккә барлык кирәкле документлар белән мөрәҗәгать итәргә һәм берничә көн эчендә шунда ук машина йөртү таныклыгын алырга була.

Федор Алексеев компьютерда эшләмәүчеләр һәм порталдан файдалана белмәүчеләр турында  да искә алды.

- Әйе, компьютер һәм дәүләт хезмәтләре  порталыннан  файдалана белмәүчеләр дә бар. Бу аеруча авыл халкы арасында күзәтелә. Без андый кешеләрне игътибарсыз калдырмыйбыз,  мөрәҗәгать итсәләр - аларны үзебез башкарабыз, - ди Федор Алексеев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев