Зәй офыклары

Дәүләт Советы депутаты парламент дәресендә катнашты (видео)

Традиция буенча февраль ае башында республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында парламент дәресләре уздырыла.

Парламентарийлар сайлау округларындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, укучылар белән аралашып, аларга Дәүләт Советы эше, закон чыгару үзенчәлекләре, законнарның безнең тормыштагы роле турында бәян итәләр, аерым темалар буенча чыгыш ясыйлар.
Бүген парламент дәресе шәһәрнең 4нче мәктәбендә узды. Анда Татарстан  Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов һәм шәһәр Советы депутаты Валерий Акатьев катнашты.Быел исә парламент дәресе ике зур датага - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланып “Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез” дип аталды.
 Сүз уңаеннан, Татарстанда парламент дәресе  Дәүләт Советы башлангычы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика Мәгарифне үстерү институты катнашында беренче тапкыр 2009 елда уздырылды. Шуннан башлап, проект ел саен үткәрелә башлады. 4нче мәктәп директоры әйтүенчә, быел дәрес уникенче  тапкыр оештырылды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: