Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дәүләт торак фонды Сарман районында индивидуаль җылыту булган 24 фатирлы торак йорт төзелешенә кереште

Йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә, ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Дүрт катлы бер подъездлы кирпеч йорт Сарман авылында Куйбышев урамында төзеләчәк. Фатирлар арасында 16 - бер бүлмәле, 4 – ике һәм 4 – өч бүлмәлеләр. Аларның гомуми мәйданы 1245,4 квадрат метр тәшкил итә. Яңа торак - чиста отделка, ике контурлы газ казаны, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы һәм автомат газоанализаторлары белән җиһазландырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 4 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга фондның инвестиция планы буенча 280 мең квадрат метрда 5 159 фатир төзү күздә тотыла", - дип билгеләп үтте дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

Чыганак: Дәүләт торак фонды пресс-хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев