Зәй офыклары

Дәүләт ярдәме бар

Фермерлар - зур көч. Район фермерлары илебез табынын баетуда үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Бүгенге көндә районда 10330 шәхси ярдәмче һәм 67 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә, шуларның 327се терлекчелек белән шөгыльләнә. 2019 елда крестьян-фермер хуҗалыкларында 4895 гектар мәйданда - бөртеклеләр, 1649 гектарда техник һәм азык культурасы чәчелгән (шуларның 724 гектары - узган елгы күпьеллык үлән).

Агымдагы елның 1 июленә Зәй крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 561 баш мөгезле эре терлек,  шул исәптән 143 баш сыер исәпләнә. Биш фермер исә кошчылык белән  шөгыльләнә. Алар барлыгы 79500 баш кош-корт үстерә.
Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларга дәүләтебез төрле яклап ярдәм итә.
-2012 елдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» һәм «Терлекчелек гаилә фермалары үсеше» программалары гамәлдә. Быел «Эш башлаучы фермерларга ярдәм» программасы буенча  Канаш авылыннан Вера Савгильдина крестьян-фермер хуҗалыгы  файдаланды. Ул бүлеп бирелгән зур сумманы 50 баш мөгезле эре терлек симертүгә юнәлтәчәк. «Терлекчелек гаилә фермалары үсеше» программасыннан Югары Мәлем авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Корбан Морзагов файдаланачак: ул 150 баш үгезне ашатып симертүне күздә тота, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Район авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да шактый зур өлеш кертә. Бүгенге көндә районда 10330 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларда 4423 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1632 баш савым сыер  асрала. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен иң зур ярдәм булып мини-фермалар төзелеше өчен субсидия тора. 2019 елдан субсидияләр суммасы 5 сыерга исәпләнгән мини-фермага 200 мең сумга кадәр артты, 8 сыерга ул - 400 мең сум. 2018 елда әлеге программага кергән  3 шәхси хуҗалык башлыгы 200шәр мең сум алган булса, быел исә Аксар җирлеге Иске Тәкмәк  авылыннан Юрий Степановка 200 мең сум акча күчерелде. Калган 4 шәхси хуҗалык башлыкларына акча якын арада  күчерелер дип көтелә. Алар - Баграждан Георгий Таймасов, Сармашбаштан Ольга Сайфуллина, Якты Күлдән Татьяна Ахмедова.
Республикада соңгы елларда буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыер алу өчен субсидия программасы да гамәлдә. Агымдагы елда буаз тана алуга тотылган акчаның 30 мең сумы кире кайтарыла.   Республикадан читтән алына икән, ул сумма 40 мең сумга арта.
Кош-корт (бройлер чеби, үрдәк, каз, күркә) алуга субсидия программасы буенча   районда 13 шәхси хуҗалык документларын тапшырган.   
Сыер һәм кәҗә  асраучыларга  субсидия бирү программасы да гамәлдә. Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  районда 1370 сыер асраучыга 4 миллион 791 мең сум акча бүлеп бирде. Агымдагы елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бер сыер башына субсидия – 2300, ике сыеры булганнарга -3300, өч һәм аннан күбрәккә 4300 сум тәшкил итә. Аның 300 сумы ветеринария чаралары өчен.  Бер яшьтән артык булган кәҗә асраучыларга 500 сум субсидия каралган.  
Авылда сыер асрап яшәүчеләргә район да ярдәмгә килә. Соңгы дүрт елда  район программасы буенча өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары бирелә. Әлеге программа гамәлдә булганнан бирле 189 хуҗалык аппаратлы булды. Агымдагы елда да бу  программа эшли: аңа  25 шәхси ярдәмче хуҗалык гаризаларын тапшырды.
Агымдагы елның 6 августыннан “Агростартап” программасы эшли башлады. Ул - яңа эш башлаучы фермерларга грант ярдәме күрсәтү буенча илкүләм проект. “Агростартап” программасының үзенчәлеге – яңа эш башлаучы  фермерларга  үз хуҗалыкларын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм бирү. Яңа эш башлаган фермерларның хуҗалыклары кооперация составында булган очракта, грантны   4 миллион сум күләмендә бирү карала. Программа буенча субсидияне крестьян хуҗалыклары гына түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар да ала ала. Грант алуны мөгезле эре терлек үрчетүгә генә түгел, шулай ук яшелчә үстерү, кошчылык, үсемлекчелек тармагы һәм умартачылыкка  да юнәлтергә була.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: