Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дмитрий Чернышенко чыгарылыш сыйныф укучыларын цифрлы белгечлекләргә укырга үгетләде

Цифрлаштыру өлкәсендә профессионалларга Россиядә зур ихтыяҗ саклана.

Илдә бу өлкәдә миллионга якын эш урыны буш, ә вузларда белгечләр әзерләү өчен бюджет урыннары артты. Бу хакта Яңа гыйлем" мәгърифәт марафонында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сөйләде.

«Мин барысын да цифрлы белгечлекләргә игътибар итәргә үгетлим. Без быел нәкъ менә шул өлкәдә бюджет урыннары санын 25 процентка арттырабыз. Илдә цифрлы компетенцияләр буенча эш урыннары кытлыгы якынча миллион", - дип ассызыклады Чернышенко.

Вице-премьер сүзләрен Татарстан статистикасы раслый: 2020 елгы укырга керү кампаниясе нәтиҗәләре буенча мәгълүмати технологияләр белән бәйле белгечлекләргә республика югары уку йортлары 1538 студент җыйган, бу - нинди дә булса башка юнәлешкә караганда күбрәк. Иң популяр IT-белгечлекләргә конкурс бер урынга 15 кеше тәшкил итте.

Мәктәп белем бирү системасы да заманча таләпләргә җавап бирү өчен үзгәрә, дип билгеләп үтте Чернышенко: "500дән артык яңа компетенция белем бирү стандартларына кертелә. Алар укытуның барлык юнәлешләренә дә цифрлаштыруны өстиләр".

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 22 майда, «Яңа гыйлем» it-марафонында Татарстаннан экспертлар: «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, иннополис университетының автоном транспорт системалары лабораториясе җитәкчесе Сәлимҗан Гафуров һәм иннополис университеты ректоры Александр Тормасов катнашачак.

 

Чыгышларны рәсми сайтта карарга мөмкин: http://marathon.znanierussia.ru/?utm_source=partner&utm_medium=post&utm_campaign=znanierussia

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев