Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дмитрий Песков ковидка каршы мәҗбүри вакцинациянең кабат кертелү ихтималы турында әйтте

Россиядә халыкның аерым категорияләре өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация яңадан үткәрелә башларга мөмкин. Әлеге чараның коронавирус инфекциясе йоктыручыларның кисәк артуына бәйле рәвештә кабул ителүе ихтимал.

Бу хакта РИА "Новости" агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

«Әлеге вазгыять көн саен Хөкүмәт дәрәҗәсендә контрольдә тотыла. Президент көн саен Хөкүмәттән, тиешле ведомстволардан, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Попова ведомствосыннан (Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте – Т-и иск.) докладлар ала», - дип искәртте Кремльнең рәсми вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, әгәр күрсәткечләр артуын дәвам итсә, коронавируска каршы кайбер чаралар, шул исәптән вакцинациягә кагылганнары да, кабат үз көченә керергә мөмкин. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин соңгы ике ел дәвамында коронавирус инфекциясенә каршы көрәшне даими контрольдә тота.

Песков шулай ук Кремльдә көчәйтелгән иминлек чараларының гамәлдә булудан туктамавын әйтте. «Алар дәвам итә, алар бездә тулысынча гамәлдән чыгарылмады. Бу шуның белән аклана: хәзер без инфекция йоктыручылар саны янә артуын күрәбез. Әлеге чаралар дәвам итәчәк», - дип искәртте Песков.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев