Зәй офыклары

ДПС хезмәткәрләрен штраф көтә

Бу хәл быел гыйнвар азагында була. ДПС хезмәткәрләре патруль автомобилен кар көртләре артына качырып, юлларда тәртип бозучыларны ачыклап торалар. Үтеп баручы бер шофер аларны фотога төшерә. Шулай итеп ЮХИДИ хезмәткәрләренә карата шикаять языла. Февральдә әлеге шикаятькә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча бүлегеннән рәсми җавап килеп төшә. Autotat.ru мәгълүматларына караганда, җавапта...

Бу хәл быел гыйнвар азагында була.

ДПС хезмәткәрләре патруль автомобилен кар көртләре артына качырып, юлларда тәртип бозучыларны ачыклап торалар. Үтеп баручы бер шофер аларны фотога төшерә. Шулай итеп ЮХИДИ хезмәткәрләренә карата шикаять языла. Февральдә әлеге шикаятькә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча бүлегеннән рәсми җавап килеп төшә.

Autotat.ru мәгълүматларына караганда, җавапта шикаятьнең кабул ителүе, әлеге хезмәткәрләрнең дисциплинар җавапка тартылачагы әйтелә.

Менә шулай. РФ ЭЭМның 185 нче санлы боерыгы нигезендә ЮХИДИ инспекторлары хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта юлдан күренерлек урында булырга тиеш һәм аларга автомобильләрен дә төрле объектлар һәм биналар артына качырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: