Зәй офыклары

Дөрес мәгълүмат бирмәсәң...

Шәһәр прокуратурасы коррупциягә каршы тору белән бәйле законнарның үтәлешен, аерым алганда, муниципаль район мәгариф учреждениеләренең вазифаи затлары тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирүне тикшергән.

Тикшерүләр барышында районның 14 мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесе җитәкчесенең   керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә тутырганда 2018 елда үзләренең керемнәре, шулай ук банкларда  һәм башка кредит учреждениеләрендә ачылган счетлары буенча тулы мәгълүмат бирмәүләре ачыкланган.
Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча район башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгына карата закон бозылу очраклары булу һәм закон бозучыларны дисциплинар җаваплылыкка тарту кирәклеге турында представление чыгарылган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: